2 ашыгыч фикер йөртеп, акылыгызны югалтмагыз. Раббының көне җитте, дип рух игълан иткән пәйгамбәрлек сүзе дә, яки кемдер әйткән сүз дә, яки янәсе бездән килгән хат та сезне борчымасын.
Син, Раббы, рухы нык булганнарны иминлектә саклыйсың, чөнки алар Сиңа ышаналар.
Патшалык итүче Давыт йортына «Арам белән Эфраим үзара килешү төзегәннәр!» дигән хәбәр килеп ирешкәч, Әхәз патша һәм аның халкы урмандагы агачлар кебек калтыранды.
Берәр бушбугаз, ялганчы адәм килеп: „Шәраб вә сыра сездә мулдан булачак“, – дип өметләндерсә, бу халык аны пәйгамбәр дип кабул кыла!
чөнки ялган мәсихләр вә ялган пәйгамбәрләр килер, әгәр килеп чыкса, хәтта Аллаһы тарафыннан сайланганнарны алдамакчы булып, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер.
Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәндә курыкмагыз: шулай булырга тиеш. Әмма моның белән генә бетмәс әле:
Түзем булыгыз – һәм тормышыгызны саклап калырсыз.
Сугышлар һәм чуалышлар хакында ишеткәндә, куркуга калмагыз. Башта шушы вакыйгалар булып узарга тиеш, ләкин бу әле иң ахыры дигән сүз түгел.
Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз.
Сезгә тынычлык калдырам, Үз тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма Мин биргән тынычлык дөнья биргән тынычлыкка охшамаган. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын.
Хакимебез Гайсә Мәсих килгән көндә кимчелексез булуыгыз өчен, Аллаһы сезне ахырга кадәр куәтләндерер.
Пәйгамбәрләрнең рухлары пәйгамбәрләргә буйсына,
Хәзерге заманның авыр шартларын истә тотып, кеше нинди хәлдә булса, аңа шул хәлдә калу яхшырак дип исәплим.
Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чөнки шулар аркасында тыңлаусызларга Аллаһының ачуы килә.
Хәзер сезгә әйтәчәк сүзләребез Хаким Гайсәнеке. Без, исәннәр – Хаким килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз.
чөнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы көне, төнлә карак кергәндәй, көтмәгәндә килеп җитәчәк.
Шуңа күрә, имандашлар, нык торыгыз, без сөйләгән яки хатлар аша сезгә җиткергән өйрәтүләрдән тайпылмагыз.
Мин, Паул, сәламләүләремне үз кулым белән язам. Бу – һәр язган хатымның үзенә хас билгесе.
Аннары җанвар һәм аның исеменнән галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды.