7 Әмма икенче көнне таң атканда Аллаһы бер кортны җибәрде, һәм шул корт үсемлекне кимереп корытты.
һәм әйтте: «Мин әнкәм карыныннан шәрә килеш туган идем, шәрә килеш китәрмен дә. Раббы бирде, Раббы алды: Раббыга мактау-шөкерләр яусын!»
Гөнаһларыбыз өчен безгә ташламалар ясар, гаепләребез өчен җәзаны киметер.
йөзем вә инҗир агачлары корыды, анар, хөрмә вә алма агачлары корып кипте. Шуңа күрә адәм угыллары шатлык-сөенечнең нәрсә икәнен онытты.
Раббы Алла, Юнысның баш өстенә күләгә төшереп, уңайсыз хәлен җиңеләйтер өчен, бер үсемлек үстерде. Юныс моңа бик сөенде.