Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -




Юныс 4:5 - Изге Язма

5 Юныс шәһәрдән чыкты да, көнчыгышка таба юл алып, бер урынга килеп утырды. Шунда ул үзенә куыш ясады һәм, күләгәгә утырып, шәһәр белән ниләр буласын көтә башлады.

Faic an caibideil Dèan lethbhreac




Юныс 4:5
10 Iomraidhean Croise  

Әлеге сүзләрдән соң Ильяс, йөзен япанчасы белән каплап, һавага чыкты һәм мәгарә авызы төбендә туктап калды. Шулчакны аңа: – Нәрсә эшлисең син биредә, Ильяс? – дигән тавыш килеп иреште.


Анда ул, мәгарәгә кереп, төнне уздырды. Шунда аңа Раббы сүзе иңде. Раббы аңа: – Нәрсә эшлисең син биредә, Ильяс? – диде.


Комсызлык кебек гөнаһлары өчен халкыма ачуым кабынды, һәм Мин аларны җәзаладым, ярсып, йөземне яшердем; ләкин алар, үҗәтләнеп, йөрәкләре кушкан юлдан бара бирделәр.


«Бүтән Аны телгә алмыйм, Аның исеменнән сөйләмим!» – дип уйласам, Аның сүзе йөрәгемдә ут сыман дөрли, сөякләремне яндыра башлый! Ул сүзне мин эчемдә тыеп торырга тырышам, ләкин булдыра алмыйм.


Диңгезчеләрнең котлары алынып, һәммәсе үз илаһына ялварды. Корабны җиңеләйтү өчен, алар йөкне диңгезгә ыргытырга тотындылар. Юныс исә кораб төбенә төшеп ятты да тирән йокыга талды.


Раббы әйтте: – Синең шулай ачуланырга ни хакың бар?!


Раббы Алла, Юнысның баш өстенә күләгә төшереп, уңайсыз хәлен җиңеләйтер өчен, бер үсемлек үстерде. Юныс моңа бик сөенде.


Lean sinn:

Sanasan


Sanasan