7 Шуннан соң патша Ниневәдә түбәндәге фәрманны игълан итте: «Патша һәм аның түрәләренең боерыгы нигезендә кешеләргә дә, хайваннарга да – сыермы ул, сарыкмы – ашарга-эчәргә рөхсәт ителми!
Бу хәбәрдән куркып калган Еһошафат Раббыга мөрәҗәгать итәргә ниятләде һәм бөтен Яһүдә җирендә ураза игълан итте.
Шунда мин: «Безнең үзебезне, балаларыбызны, мал-мөлкәтебезне сәфәрдә сакла», – дип сорар өчен, Аллабыз алдында буйсынуыбызны күрсәтеп, Аһава елгасы буенда ураза игълан иттем.
Мал-туар ничек ыңгыраша! Сыерлар әлсерәп йөри, чөнки утлаулар кипте. Көтү-көтү сарыклар да тәмам хәлсезләнде.
Ниневәлеләр Аллаһы сүзенә ышандылар һәм олысыннан кечесенә кадәр уразага керделәр, тәүбәгә килгәннәрен күрсәтеп, тупас тукымага төренделәр.