3 Юныс, Раббының сүзен үтәп, Ниневәгә китте. Ниневә шундый бөек бер шәһәр иде ки, аны карап чыгу өчен өч көн вакыт кирәк иде.
Ибраһим иртән таң белән торды, ишәген иярләде, корбанлык учагы өчен утын ярды да, углы Исхакны һәм үзенең ике колын ияртеп, Аллаһы күрсәткән җиргә карап, юлга чыкты.
Рахилә әйтте: «Апама каршы гаять тә көчле көрәш алып бардым һәм җиңүгә ирештем», – диде һәм бу углына Нәптали дип исем кушты.
Тәкъвалыгыңны нур кебек балкытыр, хаклыгыңны өйлә кояшыдай якты итәр.
Арагызда ят илаһлар булмасын, чит җирләрнең илаһларына табынма!
Шуннан соң Ашшур патшасы Санхериб, туктаган урыныннан кузгалып, үзе яшәгән Ниневәгә кайтып китте.
– Ниневәгә юл ал, шул бөек шәһәргә барып, халкын кисәт! Чөнки Миңа андагы явызлыклар турында хәбәр килеп иреште.
Ә Мин ничек итеп Ниневәне, шул бөек шәһәрне кызганмыйм ди?! Бу шәһәрдә, күп санлы хайваннарны санамаганда, йөз егерме меңнән артык бәхетсез кеше яши.
Монда минем белән бер Лүк кенә. Маркны үзең белән алып кил, чөнки ул хезмәтемдә миңа ярдәм итә ала.