8 Шуннан соң Юныска: – Сөйләп бир: бу бәла кем аркасында башыбызга төште? – диделәр. – Шөгылең нинди? Кайдан киләсең? Ватаның кайда? Кайсы халыктан буласың?
Йосыфның кардәшләреннән фиргавен: – Шөгылегез нидән гыйбарәт? – дип сорады. Йосыфның кардәшләре: – Ата-бабаларыбыз кебек, без колларың да көтүчеләр, сарыклар асрыйбыз, – дип җавап бирделәр.
Шулай итеп, савыгу өчен, бер-берегез алдында гөнаһларыгызны таныгыз һәм бер-берегез өчен дога кылыгыз. Тәкъва кеше догасы зур куәткә һәм көчле тәэсиргә ия.
Ешуа аңа: – Углым! Исраилнең Раббы Алласына мактау яудыр да нәрсә кылуыңны яшермичә сөйләп бир, – диде.
– Сөйләп бак, ни-нәрсә кылдың син бүген? – дип сорады Шаул үзенең углыннан. Углы исә аңа: – Кулымдагы таякның очы белән бераз бал татып караган идем; инде менә хәзер мин үләргә тиеш, – дип җавап кайтарды.
Шуннан Давыт әлеге мисырлыдан: – Синең хуҗаң кем һәм кай яклардан син? – дип сорады. – Мин мисырлымын, бер амалыкыйның колы. Өч көн элек, мин хасталанып киткәч, хуҗам мине ташлады.