16 Минем изге тавымда ничек итеп кеше каны койган булсаң, бүтәннәр дә каныңны шулай кояр, һәм син бөтенләй дә булмаган кебек юкка чыгарсың.
«Озак дәшми тордым Мин, түздем, Үземне тыеп килдем; хәзер инде бала табучы хатын кебек кычкырамын, тыным кысылып һава йотамын, – ди Раббы. –
Раббы болай ди: – Ачуым касәсеннән эчәргә лаек булмаганнар да эчкәч, ничек инде син, Эдом, җәзасыз калырсың?! Син җәзасыз калмассың, касәдән һичшиксез эчәрсең!
Утс җирендә яшәүче Эдом-кыз, шатлан һәм күңел ач! Тик Раббының ачу касәсен син дә татырсың, эчеп исереп, шәрә калырсың.
«Шул чагында сез Раббы икәнемне, Үземнең изге тавым Сионда яшәвемне белерсез, – ди Раббы. – Иерусалим изге урын булыр, чит кавемнәр инде аның аша үтә алмас.
Талар өчен атлыгып чаба бу халык, диңгездәге ком бөртеге санынча әсирләр җыя.
Аллаһының хөкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул Үзенекеләрен хөкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаһының Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнең ахыры ничек булыр?! Изге язмада язылганча: