13 Бәла килгән көнне халкымның шәһәр капкасыннан кермәскә, бәхетсезлеген тамаша кылып тормаска, мал-мөлкәтенә кул сузмаска иде сиңа.
Бәлки, Раббы, минем бүгенге кимсетелүемне күреп, миңа Үзенең фатихасын күндерер.
Әллә мин дошманнарымның һәлакәтенә сөендемме?! Аларга бәла килгәнгә тантана иттемме?!
Мисырның ялланган гаскәриләре дә симертелгән бозаулар кебек; алар борылып кирегә чабарлар, каршы тора алмаслар, чөнки аларның һәлакәт көне, җәза алыр вакыты җитте.
Син: „Бу ике халык вә бу ике җир минеке булачак, мин аларны үземә алачакмын“, – дигән өчен, гәрчә Раббы алар яклы булса да,
Исраилиләр белән гомер буе дошманлашып яшәвең, аларга бәхетсезлек килгәндә, җәза сәгате сукканда, кылыч күтәрүең өчен,
Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Дошман сезнең хакта: ‘Әһә, борынгы биеклекләр безнең кулга төште’, – дип әйтә“».
Шуңа күрә пәйгамбәрлек итеп әйт, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Алар сезне шул дәрәҗәдә бөлгенлеккә төшерде һәм һәрьяклап талады ки, тора-бара сез бүтән халыкларның милкенә әйләндегез һәм кешеләрнең гайбәт сатуына, яман сүзләренә сәбәп булдыгыз.
ә менә иминлектә яшәүче чит халыкларга ачуым зур, чөнки Үз халкыма җиңелчә генә сабак биргәндә, теге халыклар Минем халкымның газабын арттыра гына төштеләр“.