Нәхәмия 1:3 - Изге Язма3 Алар миңа: – Сөргеннән исән-имин әйләнеп кайта алганнар үз илләрендә бик җәфаланып, кимсетелеп көн күрә; Иерусалимнең диварлары җимерелгән, капкалары янган, – дип җавап бирде. Faic an caibideil |
Заманында Бабил патшасы Нәбухаднессар әсир кылып өлкәбездән Бабилгә алып киткән кешеләр Зеруббабел, Ешуа, Нәхәмия, Сераяһ, Ригълая, Мәрдәкәй, Билшан, Миспар, Бигвәй, Рәхум вә Багъна җитәкчелегендә Иерусалимгә вә Яһүдәгә әйләнеп кайттылар – һәркем үз шәһәренә кайтып урнашты. Әлеге исраилиләрнең исемлеге түбәндәгечә:
Шулай итеп, исраилиләрнең бер өлеше, руханилар, левиләр, Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары Яһүдә шәһәрләрендә, үз биләмәләрендә, ә Яһүдә вә Беньямин ыругларыннан кайберәүләр Иерусалимдә төпләнеп калды. Иерусалимдә яшәгән өлкә башлыклары түбәндәгеләр: Яһүдә ыругыннан: Атая (ул – Уззия углы, Уззия – Зәкәрия, Зәкәрия – Амария, Амария – Шефатия, Шефатия – Маһалалел, Маһалалел – Перес углы иде),
Заманында Бабил патшасы Нәбухаднессар әсир кылып өлкәбездән Бабилгә алып киткән кешеләр Зеруббабел, Ешуа, Нәхәмия, Азария, Рагамия, Нахамани, Мәрдәкәй, Билшан, Мисперет, Бигвәй, Нәхум вә Багъна җитәкчелегендә Иерусалимгә вә Яһүдәгә әйләнеп кайттылар – һәркем үз шәһәренә кайтып урнашты. Әлеге исраилиләрнең исемлеге түбәндәгечә: