Михә 6:16 - Изге Язма16 Син Омри патшаның һәм Ахаб йортының гадәт-йолаларын саклап калгансың. Шуңа күрә Мин сине тар-мар китерәм, халкыңны хур итәм, һәм син барча кавемнәр алдында мәсхәрәгә калачаксың». Faic an caibideil |
Мин, барлык төньяк кабиләләрен һәм Бабил патшасы колым Нәбухаднессарны чакырып алып, аларны шушы җиргә һәм биредә яшәүчеләргә, тирә-юньдәге башка халыкларга каршы алып барырмын, – дип белдерә Раббы. – Бу халыкларны Мин тәмам кырып бетерермен, коточкыч бер нәрсәгә әверелдереп хур итәрмен, мәңгелек хәрабәләр өеменә әйләндерермен.