Михә 5:2 - Изге Язма2 «Ләкин син, Эфратадагы Бәйт-Лехем, – ди Раббы, – Яһүдә шәһәрләре арасында иң кечкенәсе булсаң да, Минем исемнән Исраил белән идарә итәсе зат синдә туачак. Аның нәсел-нәсәбе ераклардан, бик борынгыдан киләдер». Faic an caibideil |
Капка янындагы барча халык һәм өлкәннәр һәммәсе шунда: – Барыбыз да шаһит! Раббы синең йортыңа аяк баскан хатынга да, Исраил йортын корган Рахилә белән Лиягә биргән кебек, күркәм холык насыйп итсен; Эфратадагы мөлкәтең һаман арта торсын, Бәйт-Лехемдә исемең данга күмелсен, Ходай Тәгалә сиңа шушы яшь хатын карыныннан бирәсе балалар аркылы синең нәселең дә, Тамарның Яһүдәдән тапкан углы Перес нәселе сыман, көчле вә куәтле булсын! – дип теләк теләделәр.