Михә 5:1 - Изге Язма1 Әй син, кодрәтле шәһәр, гаскәреңне тупла, чөнки сине дошман камап алды! Исраил хөкемдарының яңагын таяк белән кыйнар алар. Faic an caibideil |
Мин, барлык төньяк кабиләләрен һәм Бабил патшасы колым Нәбухаднессарны чакырып алып, аларны шушы җиргә һәм биредә яшәүчеләргә, тирә-юньдәге башка халыкларга каршы алып барырмын, – дип белдерә Раббы. – Бу халыкларны Мин тәмам кырып бетерермен, коточкыч бер нәрсәгә әверелдереп хур итәрмен, мәңгелек хәрабәләр өеменә әйләндерермен.
Димәк ки, син шушыларны белеп тор һәм асылына төшен: Иерусалимне яңадан торгызырга әмер бирелгәннән алып май сөртелгән хаким килгәнчегә кадәр җиде тапкыр җидешәр ел һәм алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтәр; шушы вакыт эчендә, шәһәр тирәли озын чокыр казылып, урамнар өр-яңадан төзекләнер, әмма заманалар авыр булыр.