Михә 4:1 - Изге Язма1 Шундый көннәр килер: Раббы йорты урнашкан тау башка барлык таулардан биегрәк булыр, калкулыклар өстеннән күтәрелеп торыр, һәм бар халыклар шунда агылыр. Faic an caibideil |
Иерусалимнән төньякта урнашкан Гебадан алып Иерусалимнән көньяктагы Риммунга кадәр җәелгән бөтен җирләр Үрдүн тигезлеге кебек иңкү булыр. Иерусалим исә Беньямин капкасыннан алып почмак капкага (беренче капкага) һәм Хананел манарасыннан алып патшаның йөзем изгеченә кадәр, манара сыман күкләргә ашып, үз урынында торыр.
Аннан соң мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хөкем итү хокукы бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлык иткәннәре һәм Аллаһы сүзе өчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр.