9 Чөнки Самареянең ярасы төзәлерлек түгел, аның авыруы Яһүдәгә кадәр таралды – халкымның капка төбенә, Иерусалимнең үзенә кадәр барып җитте.
Хизәкыйя патша хакимлегенең ундүртенче елында Ашшур патшасы Санхериб, Яһүдәнең барлык ныгытылган калаларына һөҗүм итеп, аларны яулап алды.
Аннары Ашшур патшасы Иерусалимгә, Хизәкыйя патша янына, Лахиш каласыннан зур гаскәр белән үзенең баш киңәшчесен җибәрде; тегесе, Йон юучылар кырына илтә торган юлга, югары буаның суүткәргече янына җиткәч, туктап калды.
Нигә минем сызлануым басылмый, яраларым төзәлми икән? Минем өчен шулай ышанычсыз инеш, корыган чишмә булырсың микәнни Син?»
Гилыгадка барып, бәлзәм ал, и гыйффәтле кыз Мисыр; юкка гына күп төрле дарулар эчәсең – син инде терелмәссең.
Маротта яшәүчеләр, борчылып, яхшы хәбәр көтәләр, әмма Раббы Иерусалим капкасына һәлакәт җибәрде.
И шәһәр, әнә шуның өчен Мин сине тар-мар китерермен, гөнаһларың өчен вәйран итәрмен.
Синең җәрәхәтне дәвалап булмас, синең яраң – үлем ярасыдыр. Синең хакта ишеткән һәркем кул чабар: чик-чамасыз явызлыгың кемгә генә кагылмады икән?!