Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -




Михә 1:4 - Изге Язма

4 Аның аяк астында таулар утка төшкән балавыз сыман эри, таудан агып төшкән ташкыннан ерылган сыман, үзән җирләр икегә аерыла.

Faic an caibideil Dèan lethbhreac




Михә 1:4
12 Iomraidhean Croise  

Сөенечле авазлар, быргы тавышлары астында Раббы Алла биеккә ашты.


И Аллаһы, коткар мине! Сулар муеныма хәтле җитте.


Гөсләгә кушылып, гөслә авазлары көенә Раббыга җырларыгызны багышлагыз!


Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы, җиргә орынса – җир эри, җирдә яшәүче һәркемне кайгы били, бөтен җир йөзе Мисыр елгасыдай әле кубарылып менә, әле түбән иңә.


Аның алдында таулар тетрәп тора, калку урыннар дер-дер килә, җир, бөтен җиһан, анда яшәүче бар җан иясе калтырап тора.


Сине күреп, таулар тетри, ишелеп яңгыр коя, диңгез төпкелләре, үкереп, дулкыннарны югары чөя.


Ул туктаганда, җирләр селкенә, карашын салса – халыклар тетрәнеп китә. Аның борын-борыннан йөргән юлларында гасырлар буе торган таулар җимерелә, калкулыклар чүгеп куя.


Ул көнне Раббы Иерусалимнән көнчыгыштагы Зәйтүн тавына аяк басар; һәм Зәйтүн тавы көнчыгыштан көнбатышка урталай ярылып, анда зур үзән барлыкка килер, тауның бер ягы – төньякта, икенче ягы көньякта калыр.


Аннан соң мин зур ак тәхет һәм анда Утыручыны күрдем. Аның хозурыннан җир белән күк качты, һәм аларга урын табылмады.


Син, Раббы, Сәгыйрьдән чыккан чакта, Эдом җиреннән кузгалган вакытта җир калтырап торды, һәм күкләрдән яңгыр койды, болытлар су булып түгелде.


Lean sinn:

Sanasan


Sanasan