Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -




Михә 1:11 - Изге Язма

11 Ә сез, Шапирдә яшәүчеләр, шәрә калган, хурлыкка төшкән хәлдә әсир китәрсез. Саананда яшәүчеләр шәһәрдән чыгарга җөрьәт итмәс. Бәйт-Әсәлдә яшәүчеләр кайгыга баткан: сезгә һичнинди ярдәм булмас!

Faic an caibideil Dèan lethbhreac




Михә 1:11
12 Iomraidhean Croise  

Арнон елгасындагы кичүләр янында мәабиләрнең кызлары кая барып бәрелергә белмәгән кошлар, оясыннан чыгарып ташланган кош балалары хәлендә.


Ашшур патшасы Мисыр әсирләрен вә Хәбәшстан тоткыннарын – яшьләрне дә, картларны да – яп-ялангач вә яланаяк, хәтта оят җирләре дә капланмаган килеш куып алып китәр, һәм Мисыр мәсхәрә ителәчәк.


Син үзеңнән: «Нигә болар башыма төште икән?» – дип сорасаң, җавап мондый булыр: «Бихисап күп гөнаһларың өчен итәгең күтәрелгән синең, үзең хур булгансың».


Барыгыз, качыгыз, җаныгызны саклап калырга тырышыгыз! Чүлдәге кыргый ишәк сыман булыгыз.


Мәаб тәмам җимерелер, шуңа күрә аның өстенә тоз сибегез, аның шәһәрләре чүлгә әйләнер, анда яшәр кеше калмас!»


Мин синең барлык сөяркәләреңне: син ләззәт алган, яраткан һәм шулай ук күрәлмаганнарны – һәммәсен дә һәр яктан бергә җыеп алып, шәрәлегеңне ачып күрсәтәм, алар синең хурлыкка калуыңны күрәчәк.


Сине аямаслар, хезмәт итеп тапкан малыңны алар тартып алырлар, сине шәрә, ялангач калдырырлар, һәм, фәхешлегең ачылып, син хур булырсың. Азгынлыгың, фәхешлегең


Шуңа күрә мин үкереп елармын, яланөс, яланаяк йөрермен; чүл бүресе кебек улармын, ябалак кебек ухылдармын.


«Менә, Мин сиңа каршы чыгам! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. – Күлмәгеңнең итәген йөзеңә каплыйм да халыкларга шәрә тәнеңне, патшалыкларга оят җиреңне күрсәтәм!


Һәм сез Раббы тауларының үзәне буйлап йөгерерсез, чөнки таулар арасындагы үзән Әселгә кадәр җитәр; сез Яһүдә патшасы Уззия заманында җир тетрәүдән качкан ата-бабаларыгыз кебек йөгерерсез. Шул чагында минем Раббы Аллам һәм Аның белән бергә бөтен изге фәрештәләр килер.


Сенан, Хадаша, Мигдал-Гәд,


Lean sinn:

Sanasan


Sanasan