3-4 Ләкин син фәкыйрьгә сәдака биргәндә, ярдәмең яшерен эшләнсен өчен, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен. Яшерен кылынган һәммә эшне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, урамнарда тавышын һичкем ишетмәс.
Шуңа күрә, сәдака биргәндә, ул хакта кычкырып йөрмә. Кешеләр аларга мактау яудырсын дип, гыйбадәтханәләрдә һәм урамнарда икейөзлеләр шулай эшлиләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар.
Шуннан соң Гайсә аңа: – Кара аны, берәүгә дә сөйлисе булма, ләкин руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп Муса канунында таләп ителгән бүләкне китер, – диде.
Аларның күзләре ачылып китте. Гайсә аларга: – Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен, – дип каты кисәтеп әйтте.
Әгәр кеше үзен танытырга тели икән, эшен яшерен рәвештә эшләми. Шундый эшләр эшлисең икән, Үзеңне дөньяга таныт, – диделәр.