6 һәм: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, түбәнгә ташлан! – диде. – Изге язмада әйтелгән бит: «Аллаһы Синең турыда фәрештәләренә әмер бирер. Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас».
Аның үзен дә, гаиләсен дә, мал-мөлкәтен дә, коймадай әйләндереп алып, Син Үзең саклап торасың түгелме?! Куйган хезмәтләрен Үзең фатихалыйсың – көтүләре әнә ишәйгәннән-ишәеп бара.
Басудагы ташлар сиңа комачау итмәс, кыр җәнлекләре белән татулыкта яшәрсең.
Алар иминлекне яклап сүз әйтмәсләр, киресенчә, җирдә тыныч-имин яшәгәннәргә каршы хәйлә-мәкер корып көн күрерләр.
Чөнки алар һичбер сәбәпсез яшерен ау кордылар, җанымны кыяр өчен, миңа чокыр казыдылар.
Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – «Кеше икмәк белән генә түгел, Аллаһы әйткән һәр сүз белән яши», – дип язылган Изге язмада!
Һәм бу гаҗәп түгел: шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит.
Фәрештәләр – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар түгелмени?