8 һәм, аларны Бәйт-Лехемгә җибәреп: – Барыгыз, Бала хакында барын да җентекләп белешегез. Аны тапкач, миңа хәбәр итегез. Мин дә Аңа сәҗдә кылырга барыр идем, – диде.
Абшалум һәм бөтен исраилиләр әрки Хушайның киңәшен Ахитофел биргән киңәштән яхшырак дип таптылар. Шул рәвешле, Раббы, Абшалумны бәлагә салыр өчен, Ахитофел биргән яхшы киңәшне кабул иттермәде.
Шуннан Изебел, «Син аларның җанын кыйган кебек, иртәгә шушы вакытка мин дә синең җаныңны кыймасам, аллаларымның иң каты каһәре төшсен миңа» дигән сүзләрен җиткерер өчен, үзенең илчесен Ильяс янына җибәрде.
Раббының ихтыярыннан тыш зирәклек тә, акыл да, нәсыйхәт тә юк.
Хуҗа-Хаким боермаса, кемнең сүзе тормышка ашыр икән?!
Гайсә, Һируд патша идарә иткәндә, Яһүдия җирендәге Бәйт-Лехем шәһәрендә туды. Көнчыгыштан йолдызчылар Иерусалимгә килделәр.
Шуннан соң Һируд, йолдызчыларны яшертен рәвештә чакыртып алып, алардан йолдызның төгәл калыккан вакытын белеште
Патшаны тыңлаганнан соң, йолдызчылар юлга чыктылар, һәм көнчыгышта күргән йолдыз алларыннан барды. Бала булган урынга килеп җиткәч туктады.