2 Аның тирәсенә күп халык җыелды. Шунлыктан Аңа көймәгә утырырга туры килде, ә бөтен халык яр буенда басып торды.
Хөкемдарлык тәхетеннән Яһүдә һич төшмәс! Хуҗасы килгәнчегә кадәр, аның хөкемдарлык таягын кулдан ычкындырмас! Ил-халыклар аңа буйсынырлар.
Янына халык төркемнәре килеп, үзләре белән аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне һәм башка күп төрле авыру кешеләрне китерделәр. Авыруларны Аның аяклары янына салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды.
Аның артыннан Гәлиләядән, Ун каладан, Иерусалимнән, Яһүдиядән һәм Үрдүн аръягыннан килгән халык төркемнәре йөрде.
Гайсә янә күл буенда кешеләргә гыйлем бирә башлады. Аның янына бик күп халык җыелганга күрә, Ул көймәгә утырды. Көймә күл өстендә иде, ә халык яр буенда калды.
Гайсә көймәләрнең берсенә керде дә (ул көймә Шимунныкы иде) ярдан бераз арырак китәргә сорады һәм көймәдә утырган килеш халыкка гыйлем бирергә кереште.