1 Шул көнне Гайсә, өйдән чыгып, күл ярына барып утырды.
Күктәге Атамның ихтыярын үтәүче кеше Миңа ир туганым да, кыз туганым да, анам да була.
Аннары, халыкны җибәреп, Гайсә өйгә керде. Шәкертләре янына килеп: – Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен безгә аңлатып бирче! – диделәр.
Ул өйгә кергәч, бу сукырлар янына килделәр. Гайсә алардан: – Ярдәм итә алуыма сез ышанасызмы? – дип сорады. – Әйе, Әфәндем, – дип җавап бирделәр алар.
Гайсә янә Гәлиләя күле буена чыкты. Бөтен халык тагын Аның янына җыелды, һәм Ул аларга гыйлем бирде.