2-3 Чумдыручы Яхъя исә, зинданда чакта Мәсихнең кылган гамәлләре хакында ишеткәч, Аңардан: «Килергә тиеш булган Зат Синме, әллә бүтән берәүне көтикме?» – дип сорарга шәкертләрен җибәрде.
Ибраһимнан Давытка кадәр барлыгы ундүрт буын, Давыттан алып Бабилгә көчләп күчерелгән вакытка кадәр ундүрт буын һәм Бабилгә күчерелеп, Мәсих туганга кадәр ундүрт буын булды.
Һируд, бертуган кардәше Филипнең Һирудия хатыны аркасында, Яхъяны кулга алып, богаулап, зинданга япкан иде,
Яхъяның зинданга утыртылуы хакында белгәннән соң, Гайсә Гәлиләягә китте.
Шуннан соң янына Чумдыручы Яхъяның шәкертләре килеп: – Без һәм фарисейларның шәкертләре еш ураза тотабыз. Ни өчен Синекеләр ураза тотмыйлар? – дип сорадылар.
Һируд, үзенең бертуган кардәше Филипнең хатыны Һирудиягә өйләнү сәбәпле, Яхъяны, кулга алып, зинданга утыртып куйган иде.
Әмма өлкә идарәчесе Һируд, бертуган кардәшенең хатыны Һирудия белән булган мөнәсәбәтләре һәм башка явызлыклары өчен Яхъя тарафыннан фаш ителеп,
Идарәче Һируд боларның барысы турында ишетеп аптырашка калды. Чөнки Гайсә турында берәүләр: «Бу – Яхъя, ул үледән терелеп торган»,
Фарисейлар Гайсәнең Яхъяга караганда күбрәк шәкертләр җыюы һәм аларны суга чумдыруы турында ишеттеләр,