Даниил 7:1 - Изге Язма1 Бабил патшасы Белшассар тәхеткә утырганның беренче елында Даниилга вәхи иңде. Күргән төшен ул язып куйды. Faic an caibideil |
Ниһаять, минем яныма илаһым Бәлтешассар исемен йөрткән, изге аллалар рухы белән сугарылган Даниил керде; мин аңа төшемне сөйләп бирдем: – И-и Бәлтешассар, тәгъбирчеләр башлыгы! – дидем аңа. – Изге аллалар рухы белән сугарылуың мәгълүм миңа, шул сәбәпле һичнинди сер синең өчен кыенлык тудыра алмыйдыр – төшемә кергән күренешләрнең асылын аңлатып бирче.
Шуннан соң мин төнлә иңгән әлеге күренештә җанварның дүртенчесен күрдем. Искиткеч көчле бу җанварның кыяфәте куркыныч вә дәһшәтле булып, зур тимер тешләре белән ул бар нәрсәне ботарлап һәм йотып, калдыкларын аяклары белән сытып-изеп бара иде. Әүвәлгеләреннән аерылып торган бу җанварның ун мөгезе дә бар иде.