Даниил 6:22 - Изге Язма22 Аллам, минем янга Үзенең фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын томалады, һәм алар миңа зыян салмады, чөнки Аллам алдында минем гөнаһым юк, шулай ук сиңа карата да, патшам, мин һичнинди җинаять эш кылмадым, – дип җавап бирде. Faic an caibideil |
Нәбухаднессар әйтте: – Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүнең Алласына мактау-шөкерләр яусын! Ул, Үзенең фәрештәсен җибәреп, Үзенә ышаныч баглаган колларын бәладән йолып алды! Патша әмеренә буйсынмыйча, алар, гомерләре белән хушлашырга әзер булып, үз Аллаларыннан башка илаһларны кадерләмәделәр һәм аларга сәҗдә кылмадылар!
Без – патшалыктагы барча күзәтчеләр, җитәкчеләр, түрәләр, киңәшчеләр һәм өлкә идарәчеләре, үзара киңәшләшеп, синең, патшабыз, шундый фәрман чыгаруыңны хуп күрәбез: утыз көн дәвамында кем дә булса гозер белән сиңа түгел, ә башка бер илаһка яисә кешегә мөрәҗәгать итсә, аны арысланнар янына чокырга ташласыннар!