Даниил 5:11 - Изге Язма11 Синең патшалыгыңда изге аллалар рухы белән сугарылган бер ир заты бар. Әле синең атаң патшалык иткән көннәрдә үк илаһларга хас зур гыйлеме, акылы вә зирәклеге белән дан алды ул. Синең атаң Нәбухаднессар патша аны тәгъбирчеләр, тылсымчылар, күрәзәчеләр вә фалчылар башлыгы итеп куйды, Faic an caibideil |
Ниһаять, минем яныма илаһым Бәлтешассар исемен йөрткән, изге аллалар рухы белән сугарылган Даниил керде; мин аңа төшемне сөйләп бирдем: – И-и Бәлтешассар, тәгъбирчеләр башлыгы! – дидем аңа. – Изге аллалар рухы белән сугарылуың мәгълүм миңа, шул сәбәпле һичнинди сер синең өчен кыенлык тудыра алмыйдыр – төшемә кергән күренешләрнең асылын аңлатып бирче.
Патша, хезмәтчеләренә кычкырып, тылсымчы, күрәзәче вә фалчыларны чакырырга боерды. Бабилнең акыл ияләренә мөрәҗәгать итеп, ул болай диде: – Биредә язылган сүзләрне укып, мәгънәсен аңлаткан кешегә бүләккә җете кызыл өс киеме белән алтын муенса биреләчәк, ә үзе ул дәрәҗәсе буенча патшалыкта өченче кеше итеп билгеләнәчәк.