Даниил 4:9 - Изге Язма9 Аның яфраклары матур, җимешләре дә күп, аңардагы ризык һәркемгә җитәрлек; кыр җәнлекләре аның күләгәсенә җыела, очар кошлар ябалдашлары арасында оя кора, барча тереклек иясе шунда үзенә ашарына ризык таба. Faic an caibideil |
Ниһаять, минем яныма илаһым Бәлтешассар исемен йөрткән, изге аллалар рухы белән сугарылган Даниил керде; мин аңа төшемне сөйләп бирдем: – И-и Бәлтешассар, тәгъбирчеләр башлыгы! – дидем аңа. – Изге аллалар рухы белән сугарылуың мәгълүм миңа, шул сәбәпле һичнинди сер синең өчен кыенлык тудыра алмыйдыр – төшемә кергән күренешләрнең асылын аңлатып бирче.