Даниил 4:34 - Изге Язма34 Инде мин, Нәбухаднессар, Күкләр Патшасын мактыйм, олуглыйм һәм данлыйм, чөнки Аның гамәлләре вә юллары хактыр. Ә тәкәббер йөрәкләрне буйсындырырга Ул кодрәтледер. Faic an caibideil |
Шушы вакыйгадан соң унике ай узып, Бабилдәге патша сараеның түбәсендә йөргәндә, мин үзалдыма: «Дан-шанымны күрсәтер өчен кодрәтем белән төзелгән пайтәхетем Бабил нинди мәһабәт!» – дип әйтеп бетерүгә, күкләрдән бер тавыш килде: – Нәбухаднессар патша, синең хакта әнә шундый әмер булды: патшалыгың алынды синнән!
адәм балалары арасыннан куылды; аның акылы хайванныкына тиңләште, ул кыргый ишәкләр арасында яшәде, үгез сыман, үлән белән туенды, күк чыгында коенды. Инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны Нәбухаднессар патша таныганчыга кадәр, бу шулай дәвам итте.