Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -




Даниил 4:29 - Изге Язма

29 Кешеләр арасыннан сөрелеп, яшәгән урының – кыр җәнлекләре арасында, ашаган ризыгың, үгезнеке сыман, үлән булыр; инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны син таныганчыга кадәр гомереңнең җиде елы әнә шулай үтәр.

Faic an caibideil Dèan lethbhreac




Даниил 4:29
9 Iomraidhean Croise  

Раббы әйтте: – Кеше тәнендә Минем рухым-сулышым мәңгелек түгел, чөнки адәм баласы үлемледер, – диде. – Аның гомере йөз егерме ел белән чикләнер.


Яман эшләргә хөкем тиз ясалмый, шунлыктан адәм баласы явызлык арты явызлык эшләүдән курыкмый.


Күзәтүче фәрештәләр, изге мәләкләр игълан иткән карарны җирдә яшәүчеләр белеп торсыннар: инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек итә һәм патшалыкларны Ул Үзе теләгән кешеләр кулына тапшыра; патшалык белән идарә итәр өчен, Ул хәтта иң күренексез бәндәне дә сайлап куярга мөмкин!»


сине кешеләр арасыннан китәргә мәҗбүр итәрләр, яшәешең кыр хайваннары белән булыр, син, үгез сыман, үлән ашап торырсың, күк чыгында коенырсың; инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны син таныганчыга кадәр, гомереңнең җиде елы әнә шулай үтәр.


Миңа әйтелгән әлеге сүзләр шундук гамәлгә дә ашты: мине кешеләр арасыннан сөрделәр; мин, үгез сыман, үлән белән тукландым, бәдәнем күк чыгында коенды, тора-бара чәчләрем бөркет каурыйлары сыман озын булып үсте, кошларныкы сыман булып, тырнакларым җитте.


Бу рухлар борынгы заманнарда – Нух көннәрендә – Аллаһыга буйсыну күрсәтмәгәннәр. Әмма Аллаһы, сабырлык күрсәтеп, көймәнең төзелеп бетүен көткән. Ул көймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган.


Раббының сабырлыгын сез котылу мөмкинлеге дип аңлагыз. Үзенә Аллаһы тарафыннан бирелгән зирәклеге белән безнең сөекле имандашыбыз Паул да сезгә шулай дип язган иде.


Тәүбә кылу өчен, Мин аңа вакыт бирдем, әмма ул үзенең фәхешлегеннән тәүбә итәргә теләми.


Lean sinn:

Sanasan


Sanasan