Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -




Даниил 4:24 - Изге Язма

24 Шулай булгач, патша, миннән сиңа киңәш шул: гөнаһларыңнан, яман эшләреңнән ваз кичеп, тәкъва гамәлләр кыл, мазлумнарга рәхим-шәфкать күрсәт, шул очракта, бәлки, имин-рәхәт тормышың дәвам итәр, – диде Бәлтешассар.

Faic an caibideil Dèan lethbhreac




Даниил 4:24
14 Iomraidhean Croise  

Яман кешегә Аллаһы биргән өлеш, Аллаһы билгеләгән язмыш әнә шундый!»


Аларның барысын Ул мәңгелеккә үз урыннарына урнаштырды, һәм шул тәртип һичкайчан үзгәрмәс.


Мин, патша, Раббы фәрманын игълан итәм. Ул миңа әйтте: «Син – Минем углым, бүген Мин синең атаң булдым», – диде.


Мәрхәмәт вә тугрылык белән кеше үзенең гөнаһына ярлыкау табар, Раббыдан куркуы һәм Аңа хөрмәте белән явыз гамәлләрдән сакланыр.


Патшаны мәрхәмәте һәм тугрылыгы саклый, аның тәхетен дә гаделлеге тотып тора.


Күкләр Хуҗасы Раббы шулай карар кылды: Сурның тәкәбберлеге вә мәһабәтлелеге хур булсын, бөтен дөнья күзендә ихтирам казанганнар түбәнсетелсен!


Төшеңдә күргән матур яфраклы, җимешләре күп булган һәм барча җан иясен ризыкландыручы, төбендә кыр җәнлекләре үзенә урын тапкан, ябалдашлары арасында очар кошлар оя корган, зур, таза-нык һәм очлары күккә ашкан, җирнең бөтен ноктасыннан күренеп торган агач –


син ул, патшам. Син югары күтәрелдең, ныгыдың, синең бөеклегең күкләргәчә ашты, хакимлегең җирнең иң ерак читләренә кадәр җәелде.


әмма беркөн түшәгемдә ятканда, котымны алып, миңа бер төш керде һәм күңелемә шом салды.


Lean sinn:

Sanasan


Sanasan