Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -




Даниил 4:23 - Изге Язма

23 Фәрештәнең «Агачның төп тамырын җирдә калдырыгыз» дигән фәрманы исә – бар нәрсә белән Күкләр иясе идарә иткәнне син таныгач, патшалык үзеңә кайтачак дигән сүз.

Faic an caibideil Dèan lethbhreac




Даниил 4:23
4 Iomraidhean Croise  

Шушы вакыйгадан соң унике ай узып, Бабилдәге патша сараеның түбәсендә йөргәндә, мин үзалдыма: «Дан-шанымны күрсәтер өчен кодрәтем белән төзелгән пайтәхетем Бабил нинди мәһабәт!» – дип әйтеп бетерүгә, күкләрдән бер тавыш килде: – Нәбухаднессар патша, синең хакта әнә шундый әмер булды: патшалыгың алынды синнән!


адәм балалары арасыннан куылды; аның акылы хайванныкына тиңләште, ул кыргый ишәкләр арасында яшәде, үгез сыман, үлән белән туенды, күк чыгында коенды. Инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны Нәбухаднессар патша таныганчыга кадәр, бу шулай дәвам итте.


Шунда мин ике изгенең сөйләшеп торуын ишеттем. Берсе икенчесеннән: – Күренештәге бу хәлләр: көндәлек корбаннар, бөлдергеч фетнә, Изге йортның вәйран булуы һәм күк гаскәренең мәсхәрә ителүе кайчанга кадәр дәвам итәр? – дип сорады.


Lean sinn:

Sanasan


Sanasan