Даниил 4:22 - Изге Язма22 сине кешеләр арасыннан китәргә мәҗбүр итәрләр, яшәешең кыр хайваннары белән булыр, син, үгез сыман, үлән ашап торырсың, күк чыгында коенырсың; инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны син таныганчыга кадәр, гомереңнең җиде елы әнә шулай үтәр. Faic an caibideil |
Анда Раббының Одед атлы бер пәйгамбәре яши иде. Ул, Самареягә кайтып килүче гаскәрләрнең каршысына чыгып, болай диде: – Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы, яһүдиләргә ачуланып, аларның язмышын сезнең кулга тапшырды, сез исә аларны шундый шәфкатьсезлек белән кырдыгыз ки, бу хакта хәтта күкләргә барып иреште.