12 Ләкин агачның төп тамырын җирдә калдырыгыз, һәм ул, тимер вә бакыр зынҗырлар белән уралган килеш, басу үләне арасында күк чыгы белән сугарылсын һәм хайваннар белән бергә үлән арасында кала бирсен.
Халыкларның юлбашчыларын акылдан яздырыр, аларны юлсыз чүлдә куып йөртер –
Хәтта агачның да киләчәккә өмете бар: кискән саен ул кабаттан терелеп китә, япь-яшь үсентеләр җибәрә.
дым сизелү белән ул буйга китәр, яшь үсентедәй, яңа бәбәкләр чыгарыр.
Тормышыбыз сулышы – башына май сөртелгән, Раббы куйган патшабыз – алар тозагына эләкте. Ә без патша турында: «Халыклар арасында аның күләгәсендә яшәрбез», – дигән идек.
Исраилнең тау башына утыртырмын Мин аны, һәм ул, ботак җибәреп, җимеш үстерәчәк, мәһабәт эрбет агачына әйләнәчәк. Ул агачта төрле-төрле кошлар оя корачак, күләгәле ботаклары арасында үзенә сыену урыны табачак.
Аның күләгәсендә яшәгән теләктәш халыклар да, аның белән бергә үлеләр дөньясына күчеп, кылычтан һәлак булганнарга кушылды.
Күзәтүче фәрештәләр, изге мәләкләр игълан иткән карарны җирдә яшәүчеләр белеп торсыннар: инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек итә һәм патшалыкларны Ул Үзе теләгән кешеләр кулына тапшыра; патшалык белән идарә итәр өчен, Ул хәтта иң күренексез бәндәне дә сайлап куярга мөмкин!»
Ул бөтен орлыклардан да кечкенәрәк, ә инде үсеп җиткәч, бакчадагы һәммә үсемлекләрдән дә биегрәк, агач кебек була. Кошлар, очып килеп, ботаклары арасында оя коралар.
Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә.
Ә инде чәчкәч шытып чыга һәм бөтен үсемлекләрдән биегрәк булып үсә, аның зур-зур ботаклары күләгәсендә хәтта кошлар оя корырлык була.
Күз алдына китерегез: бер кеше үзенең бакчасында горчица орлыгы утырткан, һәм ул агач кебек биек булып үскән; кошлар аның ботаклары арасында оя корган, ди.