5 мөгез быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка уен коралларының тавышын ишетүгә, Нәбухаднессар куйган алтын сын алдында җиргә капланып сәҗдә кылыгыз!
Котылу касәсен югары күтәрермен, Аның исемен тәкрарлармын;
Шунда Нәбухаднессар патша, Даниил каршында йөзтүбән җиргә капланып, хөрмәтен күрсәтте һәм аңа бүләкләр китерергә, хуш исле бәлзәмнәр көйрәтергә боерды.
Син, патша, «Быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка төр уен коралларының тавышын ишетү белән, һәр кеше җиргә капланып алтын сынга сәҗдә кылырга тиеш, инде кем дә булса җиргә капланып сынга сәҗдә кылмый икән, аны ут бөркеп торган мичкә атарга» дигән фәрман биргән идең.
Алайса хәзер сез, быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка уен коралларының тавышын ишетүгә, мин ясаган сынга сәҗдә кылырга әзер торыгыз, инде сәҗдә кылмыйсыз икән, сезне шундук ут бөркеп торган мичкә атачаклар; ул вакытта инде бер генә илаһ та минем кулдан сезне коткара алмас, – диде.
Уен коралларының тавышы ишетелүгә, барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр җиргә капланып Нәбухаднессар патша төзеткән алтын сынга сәҗдә кылдылар.