3 Әлеге түрәләр, Нәбухаднессар патша төзеткән сынны изгеләштерү тантанасына җыелып, сын каршына килеп баскач,
һәм үзе куйдырган шул сынны изгеләштерү тантанасына түрәләрне, җитәкчеләрне, өлкә идарәчеләрен, киңәшчеләрне, хәзинәчеләрне, хөкемчеләрне, мәхкәмә күзәтчеләрен һәм барча төбәкләрнең башлыкларын җыярга әмер бирде.
Түрәләр, җитәкчеләр, өлкә идарәчеләре вә патша киңәшчеләре әлеге өч ир янына җыелдылар һәм аларга утның зыян салмавын күрделәр: чәчләре дә көймәгән, киемнәре дә әүвәлгечә калган, аларга хәтта ут-төтен исе дә сеңмәгән!
сөрәнче көчле тавыш белән болай дип белдерде: – Барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр! Сезгә шундый фәрман бирелә:
Акылга ия беркем дә юк, Аллаһыны эзләми беркем дә.
Аларның ниятләре бер, алар җанварга үзләренең көчләрен һәм хакимлекләрен тапшырачаклар.
Аллаһы Үз ихтыярын үтәү теләген йөрәкләренә салган бит, шуңа күрә ун мөгез бердәм рәвештә патшалык итү хокукын җанварга бирә. Болар барысы Аллаһының сүзләре тормышка ашканчы булачак.