Даниил 3:24 - Изге Язма24 Нәбухаднессар патша шунда гаҗәпләнеп урыныннан сикереп торды да киңәшчеләреннән: – Без ут эченә өч кенә кешене бәйләп аттык түгелме?! – дип сорады. Тегеләр патшага: – Нәкъ шулай, патша! – дип җавап кайтарды. Faic an caibideil |
сине кешеләр арасыннан китәргә мәҗбүр итәрләр, яшәешең кыр хайваннары белән булыр, син, үгез сыман, үлән ашап торырсың, күк чыгында коенырсың; инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны син таныганчыга кадәр, гомереңнең җиде елы әнә шулай үтәр.
Без – патшалыктагы барча күзәтчеләр, җитәкчеләр, түрәләр, киңәшчеләр һәм өлкә идарәчеләре, үзара киңәшләшеп, синең, патшабыз, шундый фәрман чыгаруыңны хуп күрәбез: утыз көн дәвамында кем дә булса гозер белән сиңа түгел, ә башка бер илаһка яисә кешегә мөрәҗәгать итсә, аны арысланнар янына чокырга ташласыннар!