Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -




Даниил 3:15 - Изге Язма

15 Алайса хәзер сез, быргы, курай, гөслә, лира, саз, сорнай һәм башка уен коралларының тавышын ишетүгә, мин ясаган сынга сәҗдә кылырга әзер торыгыз, инде сәҗдә кылмыйсыз икән, сезне шундук ут бөркеп торган мичкә атачаклар; ул вакытта инде бер генә илаһ та минем кулдан сезне коткара алмас, – диде.

Faic an caibideil Dèan lethbhreac




Даниил 3:15
25 Iomraidhean Croise  

Бу җирләрнең илаһларыннан кайсысы минем кулдан үз җирен коткарып кала алды?! Шулай булгач, ничек итеп Раббы Иерусалимне минем кулдан коткарыр икән?!»


Хәзер Син аларның бу гөнаһын кичерсәң иде! Әгәр кичермисең икән, Үзең язган китаптан исемемне сызып ташла.


Фиргавен исә: – Кем соң ул Раббы?! Нишләп әле мин аны тыңларга һәм исраилиләрне җибәрергә тиеш?! Мин Раббыны белмим һәм исраилиләргә китәргә рөхсәт итмим! – диде.


Кемне хурладың син? Кемне яманладың? Кемгә каршы тавышыңны күтәрдең, тәкәбберләнеп кемгә күзеңне күтәреп карадың? – Исраилнең изге Алласына!


Аннары Даниилга болай диде: – Дөрестән дә, синең Аллаң – серләрне ача алучы, барча аллаларның Алласы һәм барча патшаларның Хуҗасыдыр, чөнки син шундый серне ача алдың!


төшнең нәрсә аңлатканын сөйләп бирмәсәгез, һәммәгезне бер язмыш көтә. Сез алдарга, ялган сүз сөйләргә җыенасыз, фикерем үзгәрер дип өметләнәсез. Ә менә төшемне сөйләп бирсәгез, аның мәгънәсен аңлата алуыгызга да ышаныр идем.


Кадерләгән Аллабыз коткара алса, Ул безне ут булып кызган мичтән һәм синең кулдан да коткара алачак, патша.


Патша әмер бирде, һәм Даниилны, тотып алып, арысланнар янына чокырга ташладылар. Чокырга ташлар алдыннан Даниилга патша: – Бөтен күңелең белән хезмәт иткән Аллаң коткарсын сине, – диде.


кызганыч тавыш белән Даниилга дәште: – Даниил, терек зат булган Аллаһының колы, бөтен күңелең белән хезмәт иткән Аллаң сине арысланнардан коткара алдымы?


Үзегезне мәхкәмәгә алып барганда, нәрсә һәм ничек сөйләрбез, дип хафаланмагыз: сезгә ул сәгатьтә нәрсә сөйләргә кирәклеге белдерелер.


Ул Аллаһыга таяна. Әгәр Ул Аллаһыга яраклы булса, ул чакта Аны Аллаһы коткарсын! Ул Үзен Аллаһы Углы дип атый бит.


Үзегезне хөкемгә алып барганда, нәрсә сөйләрбез, дип хафаланмагыз: шул сәгатьтә үзегезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, чөнки сез үзегез түгел, сезнең өчен Изге Рух сөйләр.


Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар һәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек якларбыз яки нәрсә сөйләрбез, дип хафаланмагыз:


бәлки киләсе елга җимеш бирер. Юк икән, кисеп ташларга кушарсың».


Әмма Петер белән Яхъя: – Үзегез уйлап карагыз: Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән?


Петер һәм башка рәсүлләр исә: – Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез.


Киңәшмәдә утыручы барлык кешеләр Эстефәнгә карадылар. Аның йөзе аларга фәрештәнекенә охшаш кебек тоелды.


Lean sinn:

Sanasan


Sanasan