Даниил 2:6 - Изге Язма6 Инде дә төшемне сөйләп, аны юрап та бирсәгез, миннән сезгә бүләк-һәдияләр вә кадер-хөрмәт булыр. Димәк ки, төшемне сөйләп, аның мәгънәсен аңлатып бирегез! – диде. Faic an caibideil |
Патша, хезмәтчеләренә кычкырып, тылсымчы, күрәзәче вә фалчыларны чакырырга боерды. Бабилнең акыл ияләренә мөрәҗәгать итеп, ул болай диде: – Биредә язылган сүзләрне укып, мәгънәсен аңлаткан кешегә бүләккә җете кызыл өс киеме белән алтын муенса биреләчәк, ә үзе ул дәрәҗәсе буенча патшалыкта өченче кеше итеп билгеләнәчәк.