Даниил 2:48 - Изге Язма48 Патша шушы вакыйгадан соң Даниилның дәрәҗәсен нык күтәрде: аңа күп итеп зур бүләкләр бирде, аны бөтен Бабил өлкәсенә башлык һәм Бабилнең барлык акыл ияләре өстеннән түрә итеп билгеләде. Faic an caibideil |
Синең хакта исә серләрнең мәгънәсен аңлата һәм төен булып төйнәлгән мәсьәләләрне чишә ала дип ишеттем; димәк ки, әгәр син әлеге сүзләрне укып һәм мәгънәсен аңлатып бирә алсаң, сиңа бүләккә җете кызыл өс киеме һәм алтын муен чылбыры бирелер, үзең исә дәрәҗәң буенча патшалыкта өченче кеше итеп билгеләнерсең.
Патша, хезмәтчеләренә кычкырып, тылсымчы, күрәзәче вә фалчыларны чакырырга боерды. Бабилнең акыл ияләренә мөрәҗәгать итеп, ул болай диде: – Биредә язылган сүзләрне укып, мәгънәсен аңлаткан кешегә бүләккә җете кызыл өс киеме белән алтын муенса биреләчәк, ә үзе ул дәрәҗәсе буенча патшалыкта өченче кеше итеп билгеләнәчәк.
Шулчак аларның кайберләре: – Әлеге кешене күрәсезме? Ничәнче тапкыр инде ул әнә шулай чыга да Исраилне мәсхәрәли. Әгәр дә берәрсе шуның башына җитә калса, Шаул патшадан зур байлык алыр иде. Батыр чыккан ир-егеткә Шаул үзенең кызын да бирер, атасы гаиләсен дә Исраилдә бөтен салымнардан азат итәр иде, – диде.
Биредә, Магон каласында, бай вә нык тормышлы бер кеше яши, һәм аның өч мең сарыгы, бер мең кәҗәсе бар иде. Кәлеб нәселенә караган әлеге Навал рәхимсез вә явыз бер бәндә булып, аның Абигәйль исемле, зирәк акыллы вә чибәр хатыны бар иде. Навал ул көннәрдә Кәрмил шәһәре янындагы үз утарында сарык йоны кырку белән мәшгуль иде.