Даниил 2:41 - Изге Язма41 Син шулай ук бер өлеше тимердән, бер өлеше чүлмәк балчыгыннан ясалган аяк һәм аяк бармаклары күрдең, анысы бүленгән патшалыкны аңлата. Аңарда әле күпмедер тимер ныклыгы калачак, шунлыктан син чүлмәк балчыгы катыш тимер күрдең дә. Faic an caibideil |
Шуннан соң мин төнлә иңгән әлеге күренештә җанварның дүртенчесен күрдем. Искиткеч көчле бу җанварның кыяфәте куркыныч вә дәһшәтле булып, зур тимер тешләре белән ул бар нәрсәне ботарлап һәм йотып, калдыкларын аяклары белән сытып-изеп бара иде. Әүвәлгеләреннән аерылып торган бу җанварның ун мөгезе дә бар иде.