Даниил 2:21 - Изге Язма21 Дәвер-чорларны, ел фасылларын алыштыручы, патшаларны тәхеттән төшерүче һәм тәхеткә утыртучы, зирәкләргә – зирәклек, аңлыларга белем бирүче, Faic an caibideil |
Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиабны Мин Бесалелның ярдәмчесе итеп билгеләдем. Сиңа әмер ителгән бар әйберне – Очрашу чатырын, Боерыклар сандыгын һәм аның капкачын, чатырның барлык кирәк-яракларын, өстәлне һәм өстәлдәге савыт-сабаны, саф алтыннан эшләнгән шәмдәлне һәм аның барлык кирәк-яракларын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен, корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын, юынгычны һәм аның аскуймасын, мәһабәт киемнәрне – рухани Һарунга изге киемнәрне һәм аның угылларына руханилык итү өчен киемнәрне, изгеләндерү маен һәм Изге бүлмә өчен хуш исле сумала-майларны әзерли алсыннар өчен, Мин шулай ук барлык һөнәрчеләргә дә осталык бирдем. Мин сиңа ничек кушкан булсам, алар барысын да шулай эшләсеннәр.
сине кешеләр арасыннан китәргә мәҗбүр итәрләр, яшәешең кыр хайваннары белән булыр, син, үгез сыман, үлән ашап торырсың, күк чыгында коенырсың; инсаннар патшалыклары өстеннән Аллаһы Тәгалә хакимлек иткәнне һәм тәхеткә Ул Үзе теләгән бәндәне утыртканны син таныганчыга кадәр, гомереңнең җиде елы әнә шулай үтәр.