Даниил 2:19 - Изге Язма19 Төнлә Аллаһыдан күренеш иңеп, бу төшнең сере Даниилга ачылды, һәм ул Күкләр Алласына мактау-шөкерләр яудырып Faic an caibideil |
Шушы вакыйгадан соң унике ай узып, Бабилдәге патша сараеның түбәсендә йөргәндә, мин үзалдыма: «Дан-шанымны күрсәтер өчен кодрәтем белән төзелгән пайтәхетем Бабил нинди мәһабәт!» – дип әйтеп бетерүгә, күкләрдән бер тавыш килде: – Нәбухаднессар патша, синең хакта әнә шундый әмер булды: патшалыгың алынды синнән!
Шуннан соң мин төнлә иңгән әлеге күренештә җанварның дүртенчесен күрдем. Искиткеч көчле бу җанварның кыяфәте куркыныч вә дәһшәтле булып, зур тимер тешләре белән ул бар нәрсәне ботарлап һәм йотып, калдыкларын аяклары белән сытып-изеп бара иде. Әүвәлгеләреннән аерылып торган бу җанварның ун мөгезе дә бар иде.