Даниил 2:1 - Изге Язма1 Патшалык итүенең икенче елында Нәбухаднессарга бер төш керде, һәм ул, күңел тынычлыгын югалтып, тәмам йокыдан язды. Faic an caibideil |
Ниһаять, минем яныма илаһым Бәлтешассар исемен йөрткән, изге аллалар рухы белән сугарылган Даниил керде; мин аңа төшемне сөйләп бирдем: – И-и Бәлтешассар, тәгъбирчеләр башлыгы! – дидем аңа. – Изге аллалар рухы белән сугарылуың мәгълүм миңа, шул сәбәпле һичнинди сер синең өчен кыенлык тудыра алмыйдыр – төшемә кергән күренешләрнең асылын аңлатып бирче.