Даниил 11:30 - Изге Язма30 Чөнки киттиләрнең кораблары аңа каршы чыгар һәм ул, рухы сүнеп, кире борылыр һәм үзенең бөтен ачуын Изге килешүгә юнәлтер. Үз иленә әйләнеп кайткач, Изге килешүдән читкә тайпылганнарга ул илтифатын күрсәтер. Faic an caibideil |
Шәмәгыйяне Аллаһы җибәрмәвен һәм минем хактагы пәйгамбәрлек сүзләренең ялган икәнен ачык аңладым, чөнки аны, акча түләп, Тобия белән Санбаллат яллаган иде. Аларның ниятләре шундый иде: мин, хафага төшеп, Шәмәгыйя сүзе буенча эшләрмен дә гөнаһлы булырмын, ә алар, мине хурлыкка калдырыр өчен, яманатымны чыгарырлар иде.