Даниил 11:13 - Изге Язма13 чөнки берничә елдан төньяк патша әүвәлгедән дә зуррак гаскәр туплар – нык коралланган күп санлы сугышчылары белән кабат яуга кузгалыр. Faic an caibideil |
Шунда Бәлтешассар дип исем кушылган Даниил, төшнең мәгънәсен аңлап, тәмам хафага калды һәм берара исен җыя алмый торды. – Бәлтешассар! Әлеге төш һәм аның мәгънәсе хафага салмасын сине! – дидем мин аңа. Бәлтешассар болай дип җаваплады: – Әфәндем минем! Сине өнәмәүчеләргә керсен иде бу төш, аның мәгънәсе синең дошманнарыңа мөнәсәбәтле булса иде!