8 Егетләрнең Даниил исемлесе патша өстәлендәге ризыклар, шәраблар белән үзен нәҗесләмәскә дип йөрәгенә беркетеп куйган иде, шул сәбәпле хезмәтчеләр башлыгыннан әлеге ризыклар белән тукланмаска рөхсәт сорады.
Һәм менә мин Раббы Аллама багышлап йорт салдырырга ниятлим, чөнки атам Давытка Раббы: «Синең урыныңа Мин синең углыңны ихтыяр кылырмын, Миңа багышланган йортны ул төзер», – дигән булган.
Чарасыз калып, алар Раббыга эндәшкәннәр, һәм Раббы аларны бәладән коткарган –
Уңга борылып карадым да күз йөрттем: мине танып кабул итәр беркем юк; качып котылыр урын калмаган, инде мине кайгыртыр кем дә юк.
Табындагы тәмле ризыкларга сокланып комсызланма; мәгәр алар – алдаучан-авыр ризыклар.
Үсмер егетләргә патша үз табыныннан көндәлек ризык һәм шәраб бирергә боерды. Аларны шул рәвешле өч ел дәвамында тәрбия кылганнан соң, патша хозурына китерергә тиешләр иде.
шәраб эчкән чакта, үзләренең алтын, көмеш, бакыр, тимер, агач һәм таштан ясалган илаһларына мәдхияләр яудырдылар.
Антиухиягә килгәч, ул Аллаһы мәрхәмәте җимешләрен күреп шатланды һәм андагы кешеләрне Хаким Гайсәгә чын күңелдән тугры булып калырга өндәде.
ә аларга, потларга китерелгән хәрәм нәрсәләрдән, җенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелыгыз, дип язарга кирәк хатта, минемчә.
Әмма кеше үз фикерендә нык торып, беркем мәҗбүр итмәсә һәм әгәр дә ул, үз ихтыярына буйсынып, кызын кияүгә бирмәскә дип карар кылса, ул яхшы эшли.
Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата.
корбаннарыгызның маен ашаучы, бүләккә китерелгән шәрабыгызны эчүче илаһлар? – Күтәрелеп, алар килсен сезгә ярдәмгә, яклаучыгыз алар булсын!