Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -




Даниил 1:19 - Изге Язма

19 Патша аларны әңгәмә корырга чакырды, һәм янәшәсендәге барча үсмерләр арасында Даниил, Ханания, Мишаил һәм Азариягә тиң булырдае табылмады. Шунлыктан егетләр патша хозурында хезмәт итә башлады.

Faic an caibideil Dèan lethbhreac




Даниил 1:19
11 Iomraidhean Croise  

Мисыр патшасы фиргавен хозурына килгәндә, Йосыф утыз яшьтә иде. Фиргавен хозурыннан киткәч, ул бөтен Мисыр җирләрен аркылыга-буйга йөреп чыкты.


Гилыгад җирендәге Тишбә шәһәрендә яшәүче Ильяс Ахабка болай диде: – Үзем табынган Исраилнең Раббы Алласы Үзе шаһиттыр: бу елларда җиргә чык бөртеге дә, яңгыр тамчысы да төшмәс! Төшә калса да, бары минем боерыгым буенча гына булыр.


Үз эшенең остасы булган кешене күргәнең бармы?! – Андый кеше гади кешеләргә түгел, патшаларга хезмәт итәр.


Моңа каршы Раббы болай дип җавап бирде: «Әгәр дә Миңа кире кайтсаң, Мин сине янәдән кабул кылырмын, һәм син Миңа хезмәт итәрсең. Буш нәрсәләр сөйләмичә, дөресен генә әйтсәң, кешеләргә Минем сүзләремне ирештерүче булырсың. Шунда син алар алдына бармыйча, алар синең каршыңа килерләр.


Егетләрне укыту-өйрәтү өчен патша билгеләгән вакыт үтүгә, хезмәтчеләр башлыгы аларны Нәбухаднессар игътибарына тәкъдим итте.


Үсмер егетләргә патша үз табыныннан көндәлек ризык һәм шәраб бирергә боерды. Аларны шул рәвешле өч ел дәвамында тәрбия кылганнан соң, патша хозурына китерергә тиешләр иде.


Алар арасында Даниил, Ханания, Мишаил вә Азария атлы яһүди егетләр бар иде.


Хезмәтчеләр башлыгы аларга яңа исемнәр бирде: Даниил – Бәлтешассарга, Ханания – Шадрахка, Мишаил – Мешахка, Азария Әбеднәгүгә әйләнде.


Патшаның әлеге фәрманы игълан ителгәч, акыл ияләренең җаннарын кыяр өчен, Даниил белән аның иптәшләрен дә эзләргә тотындылар.


Инде әмер итәмен: әгәр нинди дә булса халыктан яисә кавемнән яки кабиләдән бер-бер кеше Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгү иман иткән Аллаһыга каршы көфер сүз сөйли калса, ул үзе кисәкләргә туракланып, йорты хәрабә хәленә китереләчәк, чөнки аларның Алласы кебек коткара алучы башка илаһ юктыр.


Lean sinn:

Sanasan


Sanasan