15 ун көннән соң боларның кыяфәте патша нигъмәтләре белән туенып торучы үсмерләрнекенә караганда күркәмрәк, гәүдәләре дә тазарак булуын күрде.
Алай да, Раббым, бар өметемне Сиңа баглыйм! И Хуҗа-Хакимем, и Аллам, Син миңа җавап бирерсең!
Раббы Аллагызга табыныгыз. Әгәр шулай эшләсәгез, Ул сезгә икмәк һәм су муллыгына фатиха бирер һәм сезне авыру-чирләрдән саклар.
Раббының фатихасы кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара.
Сакчы, аның бу тәкъдиме белән ризалашып, ун көн дәвамында егетләрне сынады;
сез мул итеп чәчәсез, ә җыйган нәрсәгез аз; ашыйсыз, әмма тамагыгыз туймый; эчәсез, тик сусыныгыз басылмый; киенәсез, ләкин җылына алмыйсыз; акча эшләүче кеше тишек янчык өчен эшли».
– Менә, сез күпкә өметләндегез, ә ул аз булып чыкты. Өегезгә алып кайтканны да Мин, Күкләр Хуҗасы Раббы, таратып бетердем. Нәрсә өчен дисезме? Чөнки Минем йортым җимерек хәлдә ятканда, сезнең һәркайсыгыз үз йортын гына кайгыртып мәш килә.
әгәр Мине тыңламасагыз, исемемне хөрмәтләмәсәгез, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – сезгә ләгънәт яудырырмын, хәер-фатихагызны каргармын. Менә, инде каргадым да, чөнки сез боерыгымны ихлас күңелдән үтәмисез.
Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – «Кеше икмәк белән генә түгел, Аллаһы әйткән һәр сүз белән яши», – дип язылган Изге язмада!