Зәкәрия 8 - Изге ЯзмаИерусалимнең яңаруы турында 1 Миңа Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште: 2 – Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: «Сион өчен җаным әрни, шуңа күрә аның дошманнарына ачуым үтә көчле». 3 Раббы болай ди: – Мин, яңадан Сионга кайтып, Иерусалимдә яшәячәкмен; Иерусалим – тугрылык шәһәре, һәм Күкләр Хуҗасы Раббының тавы Изге тау дип аталачак. 4 Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Картлар, карчыклар, кулларына таякларын тотып, яңадан Иерусалим урамнарына чыгып утыра башлаячак. 5 Шәһәр урамнарын тутырып, малайлар вә кызлар уйнап йөриячәк. 6 Күкләр Хуҗасы Раббы: – Исән калган халыкка шушы хәл гаҗәп булып тоелса да, Минем өчен гаҗәп түгел бу, – дип белдерә. 7 Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: – Менә, Мин Үземнең халкымны көнчыгыш иленнән вә көнбатыш иленнән коткарам, 8 аларны Иерусалимгә кайтарам, алар анда Минем халкым булып яшәр, ә Мин аларга тугрылыклы вә хак Аллаһы булырмын. 9 Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Күкләр Хуҗасы Раббы йортына нигез салынган бүгенге көндә пәйгамбәрләрнең сүзләрен тыңлап торучылар, Изге йортны тергезү өчен, кулларыгызны ныгытыгыз! 10 Бу көнгә кадәр эшчеләр ялларга, хайван ашатырга беркемнең хәленнән килмәде, килгән-киткән кешегә дә дошманнары тынгылык бирмәде, чөнки Мин барлык кешеләрне бер-берсенә каршы котырттым. 11 Әмма исән калган халыкка Мин инде элеккечә карамам, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. – 12 Кешеләр тынычлап ашлык чәчәрләр, йөзем агачында җимеш өлгерер, җир исә уңышын бирер, күкләр яңгырын яудырыр – Мин боларның һәммәсен исән калган халыкка мирас итеп тапшырырмын. 13 Башка халыкларда каргау сүзе булып телгә алынган Исраил вә Яһүдә! Мин сезне коткарырмын, һәм сез хәер-фатиханың үзе булырсыз. Курыкмагыз, кулларыгыз нык булсын! 14 Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Ата-бабаларыгыз ачуымны чыгарган чакта, аларны һич кызганмый җәзага тарттым, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – 15 әмма бу көннәрдә исә Иерусалимгә вә Яһүдә йортына игелек күрсәтергә хәл иттем. Курыкмагыз! 16 Сез менә нәрсәләр эшләргә тиеш: бер-берегезгә дөрес сүз генә сөйләгез, капка мәйданында хөкем чыгарганда, хакыйкатькә, иминлеккә омтылыгыз. 17 Берегез дә якынына явызлык сакламасын, ялган антлар бирмәсен, чөнки Мин боларның һәммәсен күрәлмыйм, – дип белдерә Раббы. 18 Миңа Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште: 19 – Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Дүртенче ай уразасы, бишенче, җиденче вә унынчы ай уразасы Яһүдә йортында шатлык тулы, күңелле, якты бәйрәмнәргә әйләнәчәк. Шуңа күрә хакыйкать вә тынычлыкны яратыгыз!» 20 Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Төрле халыклардан, төрле шәһәрләрдән бирегә тагын күп кешеләр килер. 21 Бер шәһәр кешеләре, икенче шәһәргә килеп: «Әйдәгез, Раббының йөз нурын эзлик, Күкләр Хуҗасы Раббыны эзлик!» – дияр; һәркем: «Мин дә барам!» – дип җавап бирер. 22 Күкләр Хуҗасы Раббының йөз нурын эзләп, төрле кавемнәр вә көчле халыклар Иерусалимгә дога кылырга килер. 23 Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче халыклардан ун кеше, бер яһүдинең итәгенә ябышып: «Без синең белән барабыз! Чөнки Аллаһының синең яклы булуын ишеттек», – дияр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia