Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Зәкәрия 7 - Изге Язма


Монафикъларның ураза тотуы

1 Дәрәвеш патша идарә иткән дүртенче елның тугызынчы (Кисләү) аенда, айның дүртенче көнендә Зәкәриягә Раббы сүзе килеп иреште.

2-3 Бәйт-Эл-Сарисир Раббының илтифатын казаныр өчен һәм Күкләр Хуҗасы Раббы йортындагы руханилардан вә пәйгамбәрләрдән: «Мин инде күп еллар бишенче айда кайгыга уралып ураза тотам. Алга таба да шулай дәвам итимме?» – дип сорар өчен, Регем-Мәлик белән бергә аның кешеләрен җибәргән иде.

4 Шуннан Зәкәриягә Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе килеп иреште:

5 – Бу җирдә яшәүче бар халыктан вә руханилардан: «Җитмеш ел дәвамында елның бишенче һәм җиденче айларында кайгыга уралып ураза тотканда, сез уразаны Минем өчен тоттыгызмыни?!

6 Ашаганда һәм эчкәндә, сез үзегез өчен ашап-эчмәдегезмени?!

7 Кешеләр әле тыныч кына Иерусалимдә, аның тирә-ягындагы шәһәрләрдә, Нәгебтә вә тау итәге Шефелада яшәгән заманнарда Раббы Үзенең пәйгамбәрләре аша шушы ук сүзләрне әйтми идемени?!» – дип сора.

8 Зәкәриягә янә Раббы сүзе килеп иреште:

9 – Күкләр Хуҗасы Раббы Үз халкына: «Гаделлек белән хөкем итегез, бер-берегезгә мәрхәмәтле вә шәфкатьле булыгыз!

10 Тол хатынны вә ятим баланы, читтән килгән килмешәкне вә ярлыны рәнҗетмәгез, күңелегездә бер-берегезгә усаллык тотмагыз!» – дип әйтә килде.

11 Ләкин алар тыңларга теләмәделәр, Раббыга аркалары белән борылдылар, ишетмәс өчен, колакларын томаладылар,

12 Күкләр Хуҗасы Раббы пәйгамбәрләр аша Үзенең Рухы белән ирештергән Канунны вә Аның сүзләрен ишетмәс өчен, йөрәкләрен таш кебек катырдылар. Шуның өчен Күкләр Хуҗасы Раббының аларга бик нык ачуы чыкты.

13 «Күпме генә әйтеп карасам да, алар Минем сүземә колак салмадылар, шуңа күрә, алар дәшкәндә, Мин дә аларны тыңламадым, – диде Күкләр Хуҗасы Раббы. –

14 Мин аларны, өермәдәй бөтереп, чит халыклар арасына тараттым, һәм бу җир алардан соң бушап калды – аның аша беркем йөрмәс булды; шулай итеп, алар гүзәл илне чүлгә әйләндерделәр».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan