Зәкәрия 6 - Изге ЯзмаЗәкәриягә иңгән сигезенче күренеш: дүрт сугыш арбасы 1 Мин кабат күзләремне күтәреп карадым. Менә, ике бакыр тау арасыннан дүрт сугыш арбасы чыгып килә. 2 Беренче сугыш арбасына – җирән, икенчесенә – кара-туры, 3 өченчесенә – ак, ә дүртенчесенә алмачуар атлар җигелгән булып, алар бөтенесе көчле атлар иде. 4 Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Бу атлар нәрсә аңлата, хуҗа-әфәндем?» – дип сорадым. 5 Фәрештә: «Болар – бар җирнең Хуҗа-Хаким хозурыннан чыгып килүче күк җилләре, алар дүртәү. 6 Кара-туры атлар җигелгән арба – төньяк җиренә, аклары – көнбатышка, ә алмачуарлары көньяк җиренә бара», – дип җавап бирде. 7 Әлеге көчле атлар, алга чыгып, җирне карап үтәргә әзерләнделәр. Фәрештә аларга: «Барыгыз, җирне карап чыгыгыз», – диде, һәм алар алга омтылдылар. 8 Шунда фәрештә, кычкырып, миңа дәште: «Кара! Төньяк җиренә киткәннәр шул җирләр хакында Минем Рухымны тынычландырды», – диде. Ешуа өчен таҗ ясау 9 Миңа Раббы сүзе килеп иреште: 10-11 – Бабил җиреннән сөргеннән кайткан Хелдай, Тобия һәм Едагыйядән көмеш вә алтын ал да шул ук көнне Сефания углы Йошия йортына бар. Әлеге алтын-көмештән таҗ ясатып, баш рухани Яһосадак углы Ешуаның башына кидер. 12 Һәм аңа, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Үсенте исемле ир, тамырдан үсеп чыгып, Раббы йортын төзеячәк, 13 мәһабәтлелеккә төренеп, үз тәхетендә хакимлек итәчәк. Тәхете янында рухани да булачак, һәм аның белән тәхет арасында килешү-бердәмлек хөкем сөрәчәк». 14 Ә теге таҗ исә, Хелем, Тобия, Едагыйя һәм Сефания углы Хен карамагына тапшырылып, ядкәр буларак изге йортта сакланыр. 15 Ерактан килгән кешеләр дә Раббы йортын төзүдә катнашыр. Раббы йортын төзегән вакытта, сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез. Раббы Аллагыз әйткәннәрне тырышып башкарсагыз, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia